ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы

2008 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы булды, анда ТР Юстиция министрлыгы эшче төркеменең 2008 елга эш планына кертелгән чараларны гамәлгә ашыру турында мәсьәлә карап тикшерелде.
Фикер алышу барышында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча 2009-2011 елларга ТР Юстиция министрлыгы программасы проектын эшләү, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” ТР Законына комментарияләр әзерләү, шулай ук ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен муниципаль хокукый актларның коррупциячеллегенә коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча укыту семинары үткәрү мәсьәләләре күтәрелде.
Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төркемнең эш планының төп пунктлары ТР Юстиция министрлыгында коррупция торышын бәяләү индикаторлырының айлык мониторингын үткәрү һәм коррупциячел факторларга тикшерү үткәрү һәм Министрлык аппартында, ТР Җәмәгать судьялары аппартатында, ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментында гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы чаралардан гыйбарәт.
ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру даими эшче төркем әгъзалары һәм ТР Юстиция министрлыгы алдында торган бурычларны нәтиҗәле хәл итү юллары билгеләнде.
Эшче төркем утырышын ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International