Генераль прокурор урынбасары Александр Звягинцев "Российская газетага" сөйләгәнчә, яңалык – Генпрокурор Юрий Чайка күрсәтмәсе нигезендә эшләнгән коррупция белән көрәш буенча гомуми программаның бер өлеше ул. Күптән түгел колллегия утырышында Чайка ассызыклаганча, бу өлкәдә барлык хокук саклау органнары җитди төзәтүләр сорый. “Узган елда дәүләт хезмәтенә һәм җирле үзидарә органнары хезмәтенә каршы билгеле булган җинаятьләр саны Росссия буенча 3 процентка диярлек кимеде, - диде ул. – Мондый хәл, хәтта мондый җинаятьләрнең югары латентлыгын исәпкә алганда да, чынбарлыктагы хәлгә туры килми.”
Юрий Чайка фикеренчә, коррупциягә каршы тору эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге критерийларын яңадан бәяләү зарурлыгы туды. “Тәҗрибә эшнең бу кискен өлкәсендә көчләрне туплау кирәклеген күрсәтә”, - дип ассызыклады генпрокурор.
Ведомствода бу максатлардан махсус идарә төзелде, аны тәҗрибәле профессионал Александр Аникин җитәкли. Нәкъ менә бу идарә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерәчәк яки аларны башка вәкаләтле дәүләт органнарына җибәрәчәк, әмма прокурор контроле астында.
Александр Аникин идарәсе ил территориясендә кылынган коррупциячел күренешләр белән шөгыльләнәчәк. Әмма беркемгә дә сер түгел, коррупциячел тикшерүләрдә катнашучыларның күпчелеге ил тикшерүчеләренә чик контроле пунктыннан кул болгарга өлгерә. Әмма чит ил аларны хәзер коткарып кала алмас. Әлегә чит ватанда яшәүдән тәм табучы коррупционерлар Александр Звягинцев кул астындагыларның күзәтүенә алыначак. Аның сүзләренә караганда, безнең генпрокуратура чит илдәге коллегалары белән тагын да тыгызрак элемтәләр һәм бәйләнешләр урнаштыра. Алар үз чиратында кирәкле ярдәмне ешрак күрсәтә. Генпрокурор урынбасары сүзләренә караганда, узган елда дөньяның 30 иле безнең халыкара тикшерү идарәсенең йөкләмәләрен үтәделәр. Алар арасында хәтта моңа кадәр бөтенләй мөмкин булмаган очрак та бар – беренче тапкыр Израиль үзендә качып ятучы, Россиядә талау һәм ике үтерүдә гаепләнүче Левин дигән кешене бирергә риза булды. Димәк, боз кузгалды дияргә була. Һәм бу безнең хокук саклаучыларга, Россиядә криминаль эз калдырып, анда качкан элеккеге ватандашларыбыз кире кайту юлына кузгалырлар дигән өмет бирә. Яратып һәм богаулы килеш.
Александр Звягинцев сүзләренә караганда Төркия, Украина, Испания һәм Көнбатыш Европаның башка илләре белән җинаятьләр кылуда шикләнелүчеләрне кире кайтару эше нәтиҗәле бара. Швейцария “Совкомфлот” компаниясенең йөзләгән миллион долларын урлауда гаепләнүче фигура Приваловны бирергә риза булды. АКШ атом ведомствосының элеккеге башлыгы Адамов буенча йөкләмәне тулы күләмдә үтәде. Испания губернатор Цветков үтерүчеләрне бирде. Коррупционерлар да анда качып кала алмас дип саный прокурорлар.