ТР Юстиция министрлыгында вәкаләтләр чикләүне камилләштерү буенча киңәшмә

2008 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов республика министрлыклары вәкилләре белән Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак алып бару предметларына кагылышлы вәкаләтләрне чикләүне киләчәктә камилләштерүгә карата тәкъдимнәр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Сүз Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында алып бару предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамәне гамәлгә ашыру буенча 2007 елның 29 декабрендә ТР Президенты күрсәтмәсе белән расланган Төп чаралар планын үтәү турында барды.
Киңәшмәне ачып, юстиция министры “2007 елның 24 июлендәге 199-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында алып бару предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамә нигезләмәләренең ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырылуы барышы турында” ТР Хөкүмәте мәгълүматы ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында карап тикшереләчәк дип хәбәр итте. Бу карар ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.
Киңәшмә барышында Шартнамәнең һәм Шартнамәне гамәлгә ашыру буенча Төп чаралар планына кертелгән хөкүмәтара килешүләрнең нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән федераль һәм республика законнары проектларын эшләү турында мәсьәлә карап тикшерелде, шулай ук министрлыклардан кергән тәкъдимнәр турында фикер алышынды.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Финанс министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы һәм “Татмедиа” агентлыгы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International