Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы турында

2012 елның 7 сентябре, җомга
6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды.
Комитет Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча индивидуаль торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортлар төзү өлкәсенә караган, шулай ук җир кишәрлекләренең кадастр бәясе белән бәйле урнашкан вәзгыятькә кагылышлы кискен мәсьәләләрне карады.
Комитет утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының профильле бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль дәүләт теркәве, кадастры һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, “Федераль дәүләт теркәве, кадастры һәм картография хезмәтенең Федераль кадастр палатасы” ФБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы, “Земля” Республика кадастр үзәге, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчеләре катнашты.
Комитет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Комитет рәисе Р.Ф.Моратов хакимиятнең башкарма органнары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчеләренә индивидуаль торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренең кулланылышына контрольне (күзәтүне) көчәйтергә йөкләде. Моннан тыш, җирдән файдалану өлкәсендә барлыкка килгән проблемаларны хәл итү өчен тармакара эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.
Комитет утырышында аерым коммерция структураларына үзләренең хокукларыннан явыз ният белән файдаланырга мөмкинлек бирүче торак законнарындагы ачык урыннарны бетерүне күз алдында тоткан “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын эшләп бетерергә тәкъдим ясалды.
Республикада җир кишәрлекләренең кадастр һәм базар бәяләре арасындагы аерманы бетерүгә юнәлтелгән тиешле йөкләмәләр әлеге проблемаларны хәл итәргә вәкаләтле җитәкчеләргә бирелде.
                       
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International