Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 1000 агач үсентесе утыртты

2026 елның 25 апреле, шимбә

Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнашты. Лаеш районы территориясендә Тарлаш авылы янында 1000 яшь үсенте утыртылды.

2026 елда акция инде “Экологик иминлек” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән җиденче мәртәбә уздырыла. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. Быел махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә аллеялар булдыруга аерым игътибар бирелде.

Бүген без сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарга тере һәйкәл булдырабыз. Аларның батырлыгы истәлеген саклау һәм бу традицияне киләчәк буыннарга тапшыру - безнең бурыч”, - ди министр ярдәмчесе Диләрә Гәрәева.

Геройларыбызны онытмагыз һәм табигатьне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International