Татарстан Республикасында 2026 елның 27 апреленнән 8 майга кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү чаралары оештырыла.
“Төп игътибар Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен хокукый консультацияләр бирүгә һәм документлар төзүгә биреләчәк”, - дип билгеләп үтте юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик.
Чараларда катнашуга:
- федераль һәм республика башкарма хакимият органнары вәкилләре;
- махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды вәкилләре;
- социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре;
- адвокатлар һәм нотариаль бергәлек вәкилләре җәлеп ителәчәк.
Барлык чараларның җентекле планы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.