Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фонды төзелә

2008 елның 28 марты, җомга
Владимир Путин “Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Фондын төзү турында” Указга имза куйды. Фонд авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү буенча тулы бер комплекс чараларны гамәлгә ашыру өчен төзелә.
Россия Федерациясе исеменнән Фондны гамәлгә кую вәкаләтләрен тормышка ашыру Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына йөкләнгән.
Указда Фонд мөлкәтен булдыру чыганаклары, аның органнары структурасы һәм аларны булдыру тәртибе, шулай ук Фонд эшчәнлегенә күзәтчелекне гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнгән. Указ белән Фондны төзү, аңа мөлкәт бирү һәм аның эшчәнлеген финанслауга кагылышлы РФ Хөкүмәтенә йөкләмәләр каралган.
Фонд төзү турында сүз узган елның ноябрендә үк булган иде. Ул вакытта бу хакта Президент каршындагы илкүләм проектларны һәм демография сәясәтен тормышка ашыру буенча Совет Президиумы утырышында Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Социаль ятимлек һәм балаларны гаиләләргә урнаштыру өлкәсендә проблеманы хәл итүдә шулай ук төбәкләр дә, хәйрия оешмалары да, бизнестагылар да катнашачак. Фондка федераль кертем 5 млрд. сум тәшкил итәчәк.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International