РЮА төбәк бүлекчәләре арасында 2012 елның иң яхшы футбол командасы билгеләнде

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
2012 елның 7-10 сентябрь көннәрендә Казанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында III Бөтенроссия футбол турниры булды. Аны “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды.
Турнирның җиңүчесе һәм Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре арасында иң көчле футбол командасы исеменә РЮАнең Киров төбәк бүлеге командасы лаек булды.
II урынга РЮАнең Нижний Новгород төбәк бүлеге командасы менде, III урынны РЮАнең Татарстан һәм Чиләбе төбәк бүлекләре командалары  бүлеште.
РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җиңүче командага Турнирда җиңгән өчен кубогын тапшырды.
Исегезгә төшереп үтәбез: Татарстанның футбол командасы Бөтенроссия футбол турнирында беренчелекне ике ел рәттән (2010 ел – Тамбов, 2011 ел – Казан) ала килде һәм, ярышлар үткәрү шартына ярашлы рәвештә, ике мәртәбә үзендә – Казанда - юристлар арасында Бөтенроссия футбол ярышын үткәрде. Киров бүлеге командасының җиңүе 2013 ел турнирын үткәрү урынын билгеләде, шулай Казан эстафетаны Кировка тапшырды.
 “Россия юристлары ассоциациясенең футбол турнирында җиңүче” исемен яулау өчен Мәскәү, Тула, Тамбов, Түбән Новгород, Пенза, Белгород, Киров, Чиләбе шәһәрләреннән, Марий Эл Республикасыннан командалар килде. Футбол кырында прокурорлар, судьялар, адвокатлар, нотариуслар, Россия субъектларының хокук идарәләре, министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм белгечләре - Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары очрашты.
Матчларда киеренке көрәш күзәтелде. Практика алып баручы юристларга хокук эше якынрак булуга карамастан, көндәшнең капкасына кертелгән туплар саны футбол кырында уйнаучыларның футбол уйнарга да әзерлекле булуын күрсәтте.
Турнирны оештыручылар шулай ук 4 номинациядә иң яхшы уйнаучыларны билгеләделәр. Турнирның иң яхшы һөҗүм итүчесе исеменә Киров төбәге бүлеге командасы уенчысы Владислав Шихов лаек булды.
“Турнирның иң яхшы сакчысы” дип Татарстан төбәк бүлеге командасы сакчысы Андрей Борзенков табылды.
Турнирның иң яхшы вратаре дип Чиләбе төбәк бүлеге командасы вратаре Александр Небайкин билгеләнде.
Иң яхшы ярымсакчы исеме Түбән Новгород төбәк бүлегенең ярымсакчысы Дмитрий Харитоновка бирелде.
2012 ел футбол турнирыннан фотографияләр Интернетта http://ftp.prav.tatar.ru/minjust/foot/ адресы буенча куелды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International