Икътисад, финанс һәм мәгълүмати (цифрлы) технологияләр өлкәсендә НХА проектлары буенча эш төркеме утырышы

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эш төркеме утырышы узды. Утырыш барышында “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы һәм  “Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 545 һәм 67 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”  федераль закон проекты каралды.

Утырышта эш төркеме әгъзалары, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.

 “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты концепциясе өстендә алга таба эшләргә кирәк дигән карар кабул ителде.

 “Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 545 һәм 67 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”  федераль закон проектының бер өлешендә аны кабул итү нигезләмәләрен, шул исәптән аналитик материаллар һәм статистик мәгълүматлар нигезендә дә эшләп бетерү кирәклеге билгеләп узылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International