Хәрби хезмәт үтү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде

2008 елның 29 марты, шимбә
Россия Президенты “1999 елның 16 сентябрендәге 1237 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган Хәрби хезмәт үтү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында” 2008 елның 24 мартындагы 395 номерлы Указга имза куйды.
Документ нигезендә югары һөнәри белемнең федераль дәүләт мәгариф учреждениесе каршындагы хәрби уку үзәгендә хәрби әзерлек программасы буенча уку турында РФ Оборона министрлыгы белән шартнамәләр төзегән гражданнар әлеге мәгариф учреждениесен тәмамлаганнан соң күрсәтелгән мәгариф учреждениесен тәмамлау турында боерык чыгарылган көннән соң килүче көндә алга таба хәрби хезмәт үтү турында контракт төзиләр. Офицер дәрәҗәсен алган гражданнарның хезмәт итү вакыты 3 ел була.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International