Мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерлек

2008 елның 28 марты, җомга
2008 елның 31 мартында Мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының 14 һәм 19 апрельләрдә Уфа шәһәрендә узачак 5 нче йомгаклау баскычы алдыннан татарстан мәктәп укучылары командасының өйрәнү-күнекмәләр алу җыеннары башлана.
Дәресләр Казан шәһәре Вахитов районының 11 нче мәктәбендә узачак. Республика командасы әгъзаларын әзерләүне Казан шәһәренең шәһәр хокук мәктәбе педагоглары үткәрәчәк. Өйрәнү-күнекмәләр алу җыеннарына мәктәп укучыларының республика олимпиадаларында җиңүчеләр чакырылган. Хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан командасын Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Татарстан Республикасы районнары мәктәпләреннән 13 укучы тәкъдим итәчәк. Аларның дүртесе узган елгы россия олимпиадасының җиңүчеләре, алар, Россия бәйгеләрен үткәрү турында нигезләмәдә каралганча, бу елның нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, россия олимпиадаларында катнашу хокукына ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International