Бүген Россия Суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында укучыларның ике төркеме укый башлады: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләре.
Курсларда укулар ике атна дәвам итәчәк.
Квалификация күтәрү курсларында гамәлгә ашырыла торган программа җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерүгә юнәлтелгән.
Җәмәгать судьялары белән дәресләрне нигездә ТР Югары Суды һәм Казан шәһәре район судлары судьялары алып барачак. Гамәли хезмәткәрләр белән беррәттән судьялар алдында ю.ф.д., профессор Т.В.Губаева, ю.ф.д. А.И.Абдуллин, шулай ук Казан дәүләт университеты, РСЭАның Казан филиалы һәм РФ ЮМның суд экспертизасы Урта Идел төбәк үзәге ДУ эксперты чыгыш ясаячаклар.