Универсаль регламентлар турында

2008 елның 1 апреле, сишәмбе
2008 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Президенты “Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гражданнар тарафыннан документлар җыйганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарының һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру чаралары турында” Указга кул куйды.
Указ гражданнарның хокукларын тәэмин итү, аларның мөлкәткә бәйле хокукларны гамәлгә ашырганда бюрократик каршылыкларны бетерү һәм коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, гражданнар тарафыннан күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар җыюны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларының нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы һәм “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары” турында Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасын алга таба социаль-икътисадый үстерү максатларында кабул ителде.
ТР Президенты Указы түбәндәгеләрне раслады:
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дәүләт (муниципаль) һәм өлешле җирләр белән алыш-бирешләр башкарганда документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентын;
Торакны гражданнар милкенә тапшырганда документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентын;
Торак белән алыш-бирешләрнең дәүләт теркәве өчен документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентын;
Алыш-бирешне һәм җир кишәрлегенә хокукларның күчүен һәм җир кишәрлегенә хокукларны дәүләт теркәве өчен документларны рәсмиләштерүнең универсаль регламентын;
Торак биналарны торак булмаганга, торак булмаган биналарны – торакка күчергәндә документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентын;
Күчемсез мөлкәтнең аерым объектларына гражданнарның хокукларын дәүләт теркәве өчен документларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерүнең универсаль регламентын.
Әлеге Указ белән расланган документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентлары нигезендә ТР Хөкүмәте гражданнар тарафыннан күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар җыелганда “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты кысаларында булдырылган мәгълүмат системаларын куллануның регламентын эшли.
Җирле үзидарә органнарына универсаль регламентларны гамәлгә ашырырга юнәлтелгән хокукый актлар эшләргә һәм кабул итәргә тәкъдим ителде.
Федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына, күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен документларны теркәүгә кадәр әзерләүдә катнашучы бүтән затларга һәм оешмаларга универсаль регламентларда билгеләнгән очракларда түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
универсаль регламентларны саклау һәм үтәү максатларында, багланышлар турында килешүләр төзергә;
үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашырганда “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты кысаларында булдырылган мәгълүмат системаларын кулланырга.
Әлеге Указны үтәүне контрольдә тоту Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына йөкләнгән. Указ имзаланган көненнән, 2008 елның 20 февраленнән, көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International