ТР Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы

2008 елның 1 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды.
Көн тәртибенә түбәндәге закон проектлары кертелгән иде:
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Әгерҗе муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Территорияләр чикләрен билгеләү һәм муниципаль берәмлекләрнең статусы турында закон проектларын эшләүдә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре турыдан-туры катнашты.
Карап тикшерелгән закон проектларын Эксперт советы әгъзалары хупладылар һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International