Югарыда күрсәтелгән, шулай ук элегрәк кергән актлар арасыннан 674 акт карап тикшерелгән, 539 акт Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына кертелгән. Актларны төзегән җирле үзидарә органнарына күрсәтелгән актларга бәяләмәләрнең күчермәләре даими җибәрелеп тора, аларда зарур булган очракларда актларны законнарга туры китерү һәм техник-юридик төгәлсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бар.
Муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә методик ярдәм күрсәтү максатыннан бүлек хезмәткәрләренең Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнарына чыгулары гамәлгә ашырылды.
Моннан тыш, бердәм банкка кертү өчен 9 Татарстан Республикасы законы, 38 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары, 76 Татарстан Республикасы Президенты указы һәм күрсәтмәсе, 143 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары керде.
Ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.
Узган кварталда дәүләт теркәвенә алыну өчен республика башкарма хакимиятенең төрле органнарыннан 74 боерык керде. Алар һәм элегрәк кергән актлар арасыннан 20 боерык теркәлде һәм дәүләт реестрына кертелде. 35 актны дәүләт теркәвенә алырга кирәк түгел дип табылды, 19 акт эшләп бетерү өчен кире җибәрелде.
Беренче кварталда бердәм банк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 47 боерыгы проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде. Шунысы куанычлы, экспертизага бирелгән проектларның берсендә дә коррупциоген нормалар табылмады.