Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2008 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Комитет әгъзалары 10 закон проектын һәм 2 типлаштырылган килешү проектын, шул исәптән “ТР торак фонды торак урыннарын гражданнарның кайбер категорияләренә социаль наем шартнамәсе буенча бирү турында”, “Физик культура һәм спорт турында”, “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алуга вәкаләтләр бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” проектларны, шулай ук ТР Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проектын карап тикшерделәр һәм хупладылар.
Ведомствоара комитет әгъзалары шулай ук ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты әзерләгән һәм Комитет утырышында ТР юстиция министры М.М.Корманов тәкъдим иткән Алексеевск, Питрәч, Әгерҗе, Әтнә, Лаеш муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында закон проектларын хупладылар.
Ведомствоара комитет утырышында ТР Юстиция министрлыгына ТР Премьер-министры күрсәтмәсе белән “Татарстан Республикасында минималь кулланучылар бюджеты турында” ТР закон проектын эшләү буенча эшче төркем төзергә йөкләнде.
ТРның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты әзерләгән “Төбәк дәрәҗәсендәге махсус икътисадый зоналар турында” ТР законы проекты белешмәгә алынды һәм ТР Министрлар Кабинеты Регламентында билгеләнгән тәртиптә эшләргә һәм килештерелергә җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International