Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә эшче төркем утырышы

2008 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Татарстан Республикасында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары буенча эшче төркем утырыш булды.
Эшче төркем әгъзалары утырышының көн тәртибенә 2008 елның 2 кварталына төркем эше планын раслау, “Чишмә” КАХП һәм “Татарстан” СПК, “Наратлы” ҖЧҖ һәм “Таң” КСП, “Ансат-Б фирмасы” ҖЧҖ карата банкротлык процедураларын алып баруны карап тикшерү турында мәсьәләләр кертелгән иде.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмаларына карата банкротлык процедураларын алып бару мәсьәләсе буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук “”Зеленодольск ПАТПсы” ААҖ банкротлыгы турында эш буенча Зеленодольск районы башлыгы мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
Эшче төркем әгъзалары арбитраж идарәчеләре рейтингы хәле буенча эш барышы турында һәм Татарстан Республикасында эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы арбитраж идарәчеләренең беренчел рейтингы турында мәгълүмат тыңлап үттеләр. ТР Министрлар Кабинетының 03.09.2007 елдагы 432 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр карап тикшерелде.
Эшче төркем утырышында ТР Юстиция министрлыгын закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International