Вакантлы вазыйфалар биләүгә конкурс

2008 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс булды:
Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 9 нчы суд участогының 2 разрядлы белгече. Әлеге конкурста 5 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән конкурс җиңүчесе дип Фәйзуллина Гүзәл Рөстәм кызы табылды;
Казан шәһәре Мәскәү районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының суд утырышы секретаре. Игълан ителгән конкурста 2 кандидат катнашты. Комиссия карары белән конкурста Галиева Ләйсән Ринат кызы җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International