Мамадыш муниципаль районында күчмә кабул итү

2008 елның 4 апреле, җомга
Кичә Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков гражданнарны күчмә кабул итте.
Кабул итү вакытында ТР Юстиция министрлыгы җитәкчесенә 12 кеше мөрәҗәгать итте. Мамадыш районы һәм шәһәре халкы озак вакыт суд карары үтәлмәү, зыянны каплату, хезмәт хакы буенча бурычларны түләү һәм башка мәсьәләләр белән бәйле хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Юстиция министры урынбасарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның бер өлеше килеп туган торак проблемалары, шул исәптән фатирга ордерны рәсмиләштерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, җир салымын дөрес исәпләмәү белән бәйле проблемаларны күтәрделәр.
Кабул итү вакытында ТР юстиция министры урынбасарына төгәл хокукый хәлләр белән генә түгел, ә гамәлдәге законнарны аңлатуын сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, Берсут поселогында яшәүче берәү пенсиягә китү сәбәпле эштән азат ителгәннән соң үзенең хезмәт хакы буенча бурычын алырга хокукын аңлатуны сорады, Мамадыш шәһәрендә яшәүче кеше хөкем ителгән улының җәза үтү урынын үзгәртү турында мәсьәлә белән, файдалана торган торакның яраксыз булуы сәбәпле яңасын бирү кагыйдәләре турында, наем шартнамәсен үзгәртү турында һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Муниципаль районга сәфәре барышында министр урынбасары А.А.Ощепков районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, семинар-киңәшмә үткәрде һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Сораулар даирәсе төрле иде – районның административ-территориаль төзелешеннән алып, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү белән бәйлеләренә кадәр.
Министр урынбасары белән бергә гражданнарны кабул итүдә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнары белән багланышлар оештыру департаментының Мамадыш муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты З.Л.Закиров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International