Әлмәт һәм Мамадыш районнарына эш сәфәре

2008 елның 4 апреле, җомга
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов, җәмәгать судьяларын урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне күздә тотып, Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре белән барып кайтты. Бу мәсьәлә хакында муниципаль район башлыгы Р.Ф.Әбүбәкеров белән очрашу вакытында фикер алышынды, ул шулай ук Әлмәт шәһәренең дәүләт һәм муниципаль оешмалары вәкилләре чакырылган уртак киңәшмәдә карап тикшерелер дип көтелә.
Моның белән бергә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы территориясендә яңа (9 нчы) җәмәгать судьясы участогын төзү, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратына кадрлар сайлап алу, аны матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итү турында фикер алышынды.
Эш сәфәре барышында Ә.Б.Сираҗетдинов Мамадыш муниципаль районында да булды, анда районның җәмәгать судьялары аппаратына өстәмә рәвештә бүлеп бирелгән бинада ремонт эшләрен үткәрү мәсьәләсенә игътибар бирде. Мамадыш районы җәмәгать судьялары аппараты белән очрашу булды, анда җәмәгать судьялары участокларын матди-техник тәэмин итү, биналар белән тәэмин ителеш, аппарат хезмәткәрләренең эш йөкләнеше, районда гражданнарны кабул итү һәм суд эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International