2019 елның 17 сентябрендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.Д.Хөснетдинов тарафыннан Саба муниципаль районында җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.
Тикшерү барышында район һәм җирлекләр дәрәҗәләрендәге җирле үзидарә органнары вәкилләренең үзара хезмәттәшлекләренең актуаль мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән мәгълүмат җыю, шул исәптән муниципаль норматив хокукый актларны һәм алар турында өстәмә мәгълүматларны җыю буенча эшләрнең оештырылу дәрәҗәсе өйрәнелде.
Тикшерү барышында җаваплы затларга тиешле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук республиканың муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару буенча гамәли күрсәтмәләр бирелде.