Узган атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне юк итү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча типлаштырылган килешүләр проектлары турында фикер алышынган эш киңәшмәсе булды. ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән киңәшмәдә ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Н.В.Суржко, шулай ук ТР Юстиция министрлыгының һәм ТР ГО эшләре һәм ГТХ министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.