Республика җәмәгать судьялары тарафыннан почта җибәрүләре мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 23 сентябрендә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Гомуми юрисдикция дүртенче апелляция суды һәм Гомуми юрисдикция алтынчы кассация суды эшли башлаганнан соң почта җибәрүләре юнәлешендә эш оештырылышы мәсьәләләре буенча  Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсендә узган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә Идарә җитәкчелеге, Казан шәһәре Вахитов һәм Киров районнары судлары вәкилләре, шулай ук республиканың Лаеш һәм Чистай районнары судлары вәкилләре катнаштылар.

Билгеле булганча, 2019 елның 1 октябреннән Гомуми юрисдикция алтынчы кассация суды үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Суд юрисдикциясе канаты астында Идел буе федераль округының, шул исәптән Татарстан Республикасының  республика җәмәгать судьяларының кассация тәртибендә шикаять белдерелгән эшләренә бәйле рәвештә тугыз субъекты эшләре карау өчен Самара шәһәренә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International