Юстиция министры М.М.Корманов Мәскәүдә Бөтенроссия фәнни конференциясендә

2008 елның 7 апреле, дүшәмбе
2008 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Россия төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте проблемалары” Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты, ул Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясендә үтте.
Конференцияне РФАнең Иҗтимагый фәннәр бүлеге, РФ Төбәкләрне үстерү министрлыгы, РФАнең Икътисад, география, иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат, РФАнең ИФБ каршындагы проблемаларны анализлау һәм дәүләт-идарәне проектлау үзәге оештырган.
Конференциядә Россияне территориаль үстерү тенденцияләренә, Россия Федерациясендә үзәк һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә, РФда дәүләт төбәк сәяәсәтенә һәм Россия төбәкләрен үстерүнең дәүләт доктринасына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Пленар утырышта “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының федераль закон төзү процессында катнашуы” доклады белән чыгыш ясаган ТР юстиция министры, ю.ф.к. М.М.Корманов бу фәнни форумда катнашучылар фикер алышкан кайбер мәсьәләләргә тукталып үтте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International