ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫНЫҢ ЮРИДИК ХЕЗМӘТЛӘРЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН СЕМИНАР-КИҢӘШМӘ

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәрләм Ибәтов “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә уздырды.

Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе  юридик идарәсенең баш белгече Денис Ханнанов катнаштылар.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов җирле үзидарә органнарының агымдагы елның август аенда “Кодекс” АМС куллануларына анализ белән чыгыш ясады.

Мөхәрләм Ибәтов тарафыннан кире элемтә режимында Кукмара, Мөслим, Буа районнары вәкилләре хисаплары тыңланды һәм аларга “Кодекс” мәгълүмат системасын нәтиҗәле куллану өчен күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International