Татарстан Республикасының норматив хокукый актлар бердәм банкы бүлеге хезмәткәрләре Апас муниципаль районында
2008 елның 8 апреле, сишәмбе
Апрельнең беренче көннәрендә бердәм банк бүлеге хезмәткәрләре муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында булдылар.
Эш барышында бердәм банкка кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрергә кирәк 188 норматив хокукый акт билгеле булды, шул исәптән, 20 район Советы карары, 37 Апас муниципаль районы башлыгы, 131 башкарма комитет җитәкчесе карары һәм күрсәтмәсе.
Актларны бердәм банкка кертү өчен җибәрүдә җаваплы затларга актларны сайлап алу тәртибе, норматив хокукый актларны төзегәндә юридик техника кагыйдәләре белән куела торган таләпләр, шулай ук әлеге актлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кертелергә тиеш вакыт озынлыгы аңлатылды.