Квалификация күтәрү курслары ачылды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 сентябрендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында республика җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Суд эшчәнлегентә татар теле” темасына белем күтәрү курслары ачылды.

Тантаналы чарада юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры  Рамил Шәрифуллин, директор урынбасары Ленар Гомәров һәм судьяларның, дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм суд департаменты вәкилләренең квалификацияләрен күтәрү һәм аларны кабат әзерләү факультеты деканы Регина Долотина катнаштылар.

Мондый курсларны уздыру кирәклеге турындагы карар эш төркеменең суд эшчәнлегентә татар телен куллануны киңәйтүгә юнәлдерелгән чараларны әзерләү буенча карарын гамәлгә ашыру өчен кабул ителде. Белем күтәрү буенча мондый курслар икенче тапкыр уздырыла.

Дәресләрне Россия гадел хөкем дәүләт университетының югары квалификацияле укытучылары, фәннәр кандидатлары, судьялар уздырачак. Белем бирү барышында суд утырышларын татар телендә уздыруның, шулай ук суд эшчәнлегендә татар телен куллануның  актуаль мәсьәләләре яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International