Вәкаләтләр чикләү турында шартнамәне гамәлгә ашыру

2008 елның 8 апреле, сишәмбе
2007 елның июнендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамә төзелгән иде.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2007 елның декабрендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамәне гамәлгә ашыру буенча Төп чаралар планы расланды.
Хәзерге баскычта килешүләр һәм бүтән норматив хокукый актларның тиешле проектларын әзерләүне башкарырга кирәк.
Бу максатларны күздә тотып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы министрлыкларының Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамә нигезләмәләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәренә гомумиләштерү эше үткәрде.
Гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты әзерләнә, аның белән түбәндәгеләрне әзерләү өчен җаваплы министрлыкларның исемлеге расланачак:
1) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте арасындагы килешүләр проектларын (Татарстан Республикасын комплекслы социаль-икътисадый үстерү өлкәсендә, битум чыганакларын тикшерү һәм чыгару, Татарстан Республикасында нефть чыганакларын озак вакыт дәвамында чыгару террияторияләрен экологик яктан элеккеге хәленә кайтаруга юнәлтелгән чаралар үткәрүгә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча һ.б.);
2) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм федераль башкарма хакимият органнары арасындагы килешүләр проектларын (Татарстан Республикасының җир асты байлыкларыннан файдалану, халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр һәм парламетара хезмәттәшлек өлкәләрендә, чит илдәге ватандашларыбызның Татарстан Республикасы вузларына керүе өчен ел саен квоталар бүлеп бирү турында һ.б.);
3) Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү предметларын һәм вәкаләтләрне чикләү турында шартнамә нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бәйле федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары проектларын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International