Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы

2008 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы булды. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Алексеевск районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән җиңүче дип Харитонов Сергей Владимирович танылды.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Алексеевск районы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе җитәкчесе-2 разрядлы белгеч вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кеше катнашты. Комиссия карары белән конкурста Ерашова Наталья Александровна җиңде.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Алексеевск районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кеше катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Билалетдинова Альбина Илдус кызы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды.  
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Ютазы районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Җиңүче дип Глухов Дмитрий Михайлович табылды.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогы 2 разрядлы белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кеше катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Краснова Ольга Алексеевна конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International