Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 8 октябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов БДЮУ (Россия Юстиция министрлыгы РПА) Казан институтында (филиалы) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Чараның төп темасы – түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган органнар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлекне үстерү кирәклеге булды.

Түгәрәк өстәл программасы кысаларында гражданнарның түләүсез юридик ярдәмне алу мөмкинлекләрен арттыру һәм ТР югары уку йортлары өчен ТЮЯ күрсәтүнең бердәм стандартларын билгеләү мәсьәләләре каралды, шулай ук күрсәтелә торган ярдәм сыйфатын бәяләүнең бердәм критерийларын эшләү процессы буенча да сөйләштеләр.

Айнур Галимов чара барышында республикада ТЮЯ күрсәтүне оештыру турында сөйләде һәм 2019 елда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча оештырылган чаралар нәтиҗәләре турында әйтеп китте, шулай ук 2019 елның IV кварталына планнар белән дә уртаклашты.  

2019 елның 9 аенда ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан 4 чара (Роналд Макдоналд йортында, Халыклар дуслыгы йортында, Әлмәт шәһәрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында) узган, аларда  247 гражданга түләүсез юридикярдәм күрсәтелгән. 2019 елның IV кварталында Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы планлаштырыла.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Россия Юстиция министрлыгының РПА беренче проректоры Дмитрий Гурьев, РФ юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Андрей Королев, БДЮУ (Россия Юстиция министрлыгы РПА) Казан институты (филиалы) директоры вазыйфаларын башкаручы  Тамара Леухина катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International