Татарстан Хөкүмәте физик затлардан кабул итү өчен рөхсәт ителгән төсле металл ватык һәм калдыкларының исемлеген кыскартты

2008 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Кара һәм төсле металлар ватыкларын (калдыкларын) кабул итү темасы буенча хакимиятнең барлык баскычларында һәм хокук саклау органнарында фикер алышына, шул исәптән аңа ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тә кагылып үтте.
Бу металл калдык һәм ватыкларын җыю һәм кабул итү тирәсендә тискәре вәзгыять урнашты, бу хакта газеталар да күп сөйләде.
Дәүләт һәм хокук саклау органнары тарафыннан кулланыла торган чараларга карамастан, икенчел төсле металларга сорау кимеми. Урнашкан хәлне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2008 елның 27 мартында 190 номерлы карар кабул итте, аның белән “Физик затлардан кабул итү өчен рөхсәт ителгән төсле металл ватык һәм калдыкларының исемлеген раслау турында” 19.11.2001 елдагы 812 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертелә.
Чынбарлыкта бу исемлектән тулысынча бакча-яшелчәчелек җиһазларын һәм җайланмалары, тимердән ясалган эшләнмәләр, шулай ук балалар әйберләре төшереп калдырылган дигән сүз. Физик затлардан кабул итү өчен рөхсәт ителгән төсле металл ватыкларының һәм калдыкларының яңа исемлеге 4 тапкырга диярлек кыскарталган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International