Алексеевск муниципаль районында җирле үзидарә органнары өчен уку-укыту семинары

2008 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Әлки, Алексеевск, Спас, Чистай, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары өчен күчмә уку-укыту семинары булды.
Семинар дәресләрендә 128 кеше катнашты, алар арасында югарыда аталган җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, җирлекләр башлыклары, райондагы юридик хезмәтләр, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре бар иде.
Татарстан Республикасы ҖҮИ органнарының вазыйфаи затлары өчен укуларны республикакүләм укыту төркеме үткәрә, аңа төркем координаторы булган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, шулай ук ТР Финанс министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре керә. Укулар исә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә расланган график нигезендә республиканың муниципаль берәмлекләренә методик һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында үткәрелә.
Алексеевск районындагы укыту семинарын үткәрү барышында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының чикләрен үзгәртү һәм административ-территориаль төзелешендәге үзгәрешләр проблемалары; җирле үзидарә органнарының хокук бозуларны профилактикалау эшләрен оештыруда һәм участок вәкаләтлеләренең эшендә катнашу проблемалары турында; “дача амнистициясе”н үткәргәндә барлыкка килә торган практик мәсьәләләр; шулай ук ҖҮИ органнарының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында; муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән эш итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләре турында мәсьәләләр һәм башка мөһим темалар карап тикшерелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының башкарма секретаре А.Г.Барышев, ТР Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Мифтахов, ТР Президенты Аппаратының, ТР Министрлар Кабинетының, ТР Юстиция министрлыгының, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Укуларны  ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып барды.
Киләсе семинар дәресләре расланган график нигезендә 2008 елның 16 апрелендә Бөгелмә, Лениногорск һәм Сарман муниципаль районнары җирлекләренең вәкилләре катнашында Әлмәттә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International