ТР юстиция министры М.М.Кормановның Лениногорск шәһәренә сәфәре

2008 елның 11 апреле, җомга
Кичә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл”утырышы булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов үткәрде.
“Түгәрәк өстәл” утырышында республика министрлыклары, шул исәптән Юстиция, Финанс, Мәгариф һәм фән, Сәалмәтлек саклау, Мәгълүмат һәм элемтә министрлыклары, шулай ук кайбер федераль башкарма хакимият органнарының ТР буенча территориаль органнары идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында хезмәт өчен түләүнең тармак системаларына күчкәндә социаль өлкә тармакларын үстерү; “ Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гражданнар тарафыннан документлар җыюны гамәлгә ашырганда ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышларын оештыру буенча чаралар турында” ТР Президенты Указын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында күпвазыйфалы үзәкләр төзү белән бәйле; республика районнарында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең банкротлык процедураларын үткәргәндә арбитраж идарәчеләре эшчәнлеге турында мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Лениногорск шәһәрендә узган утырышның көн тәртибендә бер пункт булып 2008 елның 4 мартында Чистайда узган Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында узган җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышы тәкъдимнәре үтәлеше турында мәсьәләне карап тикшерү торды.
Бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаган ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча документлар пакетын әзерләү өлешендә ТР Юстиция министрлыгы башкарган эш турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, министр республикада административ комиссияләр системасын үзгәртеп кору концепциясе турында сөйләде, аның нигезендә административ комиссияләр ТРның һәр муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә төзелә торган дәүләт коллегиаль органнар кебек эш итәчәк.
ТР юстиция министры чыгышында ҖҮИ органнарының административ комиссияләрнең нәтиҗәле эшләвендә мәнфәгатьле булуларын саклап калуга аерым басым ясалды, моны республика бюджетына һәм  муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле бюджетларына керә торган административ хокук бозулар өчен штрафлар суммасын өлешчә яңадан бүлү юлы белән хәл итәргә мөмкин.
Эш сәфәре барышында М.М.Корманов Лениногорск муниципаль районы административ комиссиясе утырышында административ материалларны карап тикшерүдә катнашты һәм Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International