Бүген Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында укулар төгәлләнде. Укулар 31 марттан алып 11 апрельгә кадәр 2 төркемдә барды: җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләре. Суд кадрларының квалификацион әзерлегенең мөһимлеген исәпкә алып, һәм “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә Татарстан Репсубликасы Юстиция министрлыгы республиканың җәмәгать судьялары, шулай ук аларның аппараты хезмәткәрләре өчен һәр өч ел саен курсларда яңадан әзерләүләр оештыра.