Татарстан Республикасы Хөкүмәте ТР Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын язу Идарәсе белән Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, шулай ук граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирелгән җирле үзидарә органнары һәм Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең территориаль бүлекчәләре арасында мәгълүмати багланышлар регламентын раслады.
ТР Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын язу Идарәсенә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын бирү чараларын үткәрү буенча эшне оештыруда Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә ярдәм итү йөкләнгән.
ЗАГС органнары икенче, өченче бала һәм аннан соңгы балалар тууны (уллыкка алуны) дәүләт теркәвенә алуга гариза биргән гражданнарга Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан бирелгән сертификатны бирү тәртибе турында мәгълүматны тапшыруны һәм шулай ук Пенсия фонды бүлегенә үз вакытында белешмәләр тапшыруны гамәлгә ашырала.
Моннан тыш, ай саен айның өченче атнасы дәвамында граждан хәле актларын тантаналы төстә дәүләт теркәвенә алу биналарын РПФБның территориаль бүлекчәләре тарафыннан сертификатлар бирү чараларын үткәрү өчен бирәләр һәм үзләре дә аларда катнашалар.