Редсовет ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсендә утырыш үткәрде

2008 елның 14 апреле, дүшәмбе
Быелның февралендә узган “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналының Редакция советы утырышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына аерым игътибар биргән иде һәм бу җитди сөйләшүне ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсендә дәвам итәргә тәкъдим иткән иде. Редколлегия әгъзалары аның белән килештеләр һәм күптән түгел генә республика автомобиль инспекциясенең яңа, хозур бинасында очраштылар.
Башта ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе, милиция полковнигы Рифгать Миңнеханов зур булмаган экскурсия үткәрде. Ул погонлы кешеләрнең үз һөнәри бурычларын үтәүләре, иркен конфенц-залның югары техник мөмкинлекләре һәм эш кабинетлары турында сөйләде, милиционерлар өчен яхшы җиһазландырылган тренажер залларын, медицина кабинетларын күрсәтте. Тирда исә теләге булганнар Макаров пистолетыннан атып карадылар.
Шуннан соң Редакция советы утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров алып барды. Төп темалар һәм журналның чираттагы май саны макеты турында фикер алышуда басманың баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин, ТР Президенты Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Раиса Сахиева, ТР Арбитраж суды рәисе Рәшит Сәләхов, Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры Шамил Вәлитов, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Хәмит Шәрипов, Казан Шәһәр думасы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Фоат Зиннуров һәм башкалар катнаштылар.
- Быелгы ел – безнең өчен юбилей ел, - диде Хәлим Абдуллович. – Май уртасында, Татарстан матбугаты атнасы кысаларында без Идел буендагы иң олы “Хокук һәм хәят” (“Хокук вә хәят”) журналының 95 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Шуңа күрә бу санда без чаллы тарихның аерым битләрен ачып күрсәтергә телибез, укучылар игътибарына юстиция министры, профессор Мидхәт Кормановның мәкаләсен тәкъдим итәчәкбез. Хокук саклау органннары тормышының мөһим мәсьәләләре, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең 2007 ел өчен докладының кыскартылган рәвеше, төрле халыкара конференцияләрнең йомгаклары һәм безгщ яхшы таныш юристларның, дәүләт эшлеклеләренең портретлары да игътибардан читтә калмас. Хәзерге вакытта иҗади коллектив Дәүләт Советының матбугат хезмәте һәм төрле ведомстволар белән берлектә шушы кызыклы планнарны тормышка ашыру буенча актив эш алып баралар.
КДФИИ ректоры, профессор Шамил Вәлитовның чыгышы да зур кызыксыну уятты. Ул журналның бер санын юристларны һөнәри әзерләү мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте. “Бу проблема турында хәзер хәтта Россия Федерациясе Президенты дәрәҗәсендә сүз алып барыла,- диде ул. - Дмитрий Медведев министрларга, төбәкләрдәге лидерларга һәм вузларның ректорларына халык хуҗалыгының барлык тармаклары өчен кадрлар әзерләүне төптән яхшырту буенча төгәл билгеләнгән йөкләмәләр бирде”.
Рәшит Сәләхов Россия суд системасындагы үзгәртеп кору, присяжныйлар судлары эшчәнлеге турында сөйләде. “Мондый аеруча мөһим мәсьәләләр безнең журналда шактый еш яктыртылып килә, дип уйлыйм мин, - диде ул. Болар киң аудитория өчен кыйммәтле чыганакка әйләнсен иде. Кызганыч, әмма бу максатка журнал тиражын арттырмыйча ирешеп булмас. Шуңа күрә мин сезне, кадерле хезмәттәшләр, журналыбызга язылу мәсьәләләренә даими игътибар биреп торырга чакырам...”
Аннары сүзне республиканың баш автоинспекторы, техник фәннәр докторы Рифкать Миңнеханов дәвам итте. Ул ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләр һәм якын киләчәккә бурычлары турында сөйләде.
- Безнең өчен беренче урында – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы теләсә кайсы катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алырлык кадрлар, - диде ул. – Шуңа күрә аларны һөнәри әзерләү һәм аларның торак шартларын яхшырту өчен мөмкин булган барлык эшләрне дә эшлибез. Йортлар салабыз, яхшы җиһазландырылган тренажер заллары булдырабыз, ярышлар уздырабыз, үзләрен яхшы күрсәткәннәрне бүләклибез....
“2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирәбез. Бу программаның нәтиҗәсе 2010 елга һәлак булучыларның санын 33 процентка, яки 1,5 тапкырга киметү, ә зыян күрүчеләр булган юл транспорт һәлакәтләре санын 10 процентка киметү булачак. Әмма моңа ирешү ансат булмаячак. Читенлек программадагы чараларны тормышка ашыруның юл-транспорт инфраструктурасы үсеше темпларынннан, замана таләпләреннән нык артта калуы, халыкның хокукый аңының түбән дәрәҗәдә булуы һәм транспорт чаралары санының зур тизлек белән үсү шартларында башкарылуда...
Фикер алышуларга йомгак ясаганда, Редсовет әгъзалары юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә башка утыршыларда да әйләнеп кайтырга дигән карарга килделәр. Ә эш тагы да нәтиҗәлерәк булсын өчен, Рифкать Нургалиевичка редколлегия составына керүен сорадылар. Ул риза булды. Аны котлыйбыз һәм бергә-бергә нәтиҗәле эшләргә язсын, дигән теләгебезне җиткерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International