Норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу эшләре дәвам итә
2008 елның 14 апреле, дүшәмбе
Республика башкарма хакимияте органнарының актларын дәүләт теркәвенә алу гражданнарның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, хокукый җайга салуны һәм чыгарыла торган норматив хокукый актларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килүен тикшереп торуны камилләштерү максатларында гамәлгә ашырыла. Республика башкарма хакимияте органнарының актлары дәүләт теркәвенә алынганнан соң, ул исә аларны Республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актлары реестрына кертүне һәм рәсми бастырып чыгаруны үз эченә ала, Бердәм банкка кертеләләр, ул мәгълүмат ресурсы булып тора һәм гражданнар тарафыннан дөрес мәгълүмат алынуны тәэмин итү максатларында алып барыла.
2008 елның апрель аендагы узган атнасы дәвамында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актлары реестрында төрле Татарстан Республикасы министрлыкларының 5 боерыгы теркәлде һәм кертелде.
Алар арасында: “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт теркәвенә алу таләп ителми дип танылган ведомство норматив хокукый актларын бастырып чыгару тәртибе турында” 19.03.2008 елдагы 25 номерлы һәм “Татарстан Республикасының җирле һәм шәһәр яны линияләрендә пассажир судноларының йөрү расписаниесен раслау һәм гамәлгә кертү турында” 24.03.2008 елдагы 29 номерлы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы боерыклары, “Контроль-касса техникасына хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау хокукына рөхсәт бирү турында административ регламентны раслау турында” 26.03.2008 елдагы 55 номерлы Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы боерыгы, “ТР ДТК Инспекциясендә ТР дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурслар үткәрү тәртибе турында” 01.04.2008 елдагы 196/л номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе боерыгы, “2008 елда Татарстан Республикасы бюджетының җыелма бюджет язмаларын һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасын баш бүлүчеләрнең (Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторларының) бюджет язмаларын булдыру һәм алып бару тәртибен раслау турында” 06.03.2008 елдагы 02-25 номерлы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы боерыгы.
Күрсәтелгән барлык актлар да рәсми бастырып чыгару өчен “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталарына, шулай ук “Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти” журналы редакциясенә җибәрелделәр.