Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 5 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар советы тарафыннан Татарстан Республикасының түбәндәге законнары каралды һәм хупланды:

 «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында»;

«Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International