Юстиция министры М.М.Корманов Лениногорск муниципаль районының административ комиссиясе утырышында катнашты

2008 елның 15 апреле, сишәмбе
Лениногорск шәһәрендә эш сәфәрендә булганда, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге административ комиссиясенең чираттагы утырышында административ материалларны карап тикшерү эшендә катнашты.
Утырышның көн тәртибенә куелган мөһим темалар арасында Ирекле халык дружиналарында шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләренең кизү торуын оештыру; төзекләндерү өлкәсендә тикшереп торуны гамәлгә ашыруда вәкаләтле вазыйфаи затлар һәм эчке эшләр органнарының вәкаләтле затлары тарафыннан төзелгән беркетмәләрне карап тикшерү мәсьәләләре бар иде.
Административ комиссия әгъзалары шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклау өчен кизү торуга үзенең хезмәткәрләре чыгуны тәэмин итмәгән предприятиеләрнең җитәкчеләрен тыңладылар.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурычлар мәсьәләсе буенча ТКХ ИК җитәкчеләрен тыңлауга аерым игътибар бирелде. Утырышка ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен түләмәүчеләрнең чакырулы булуы һәм аларның анда катнашуы бу мәсьәләгә карата ике якның да мөнәсәбәте турында фикер алышу үткәрергә мөмкинлек бирде.
Утырышта башка мәсьәләләр дә, аерым алганда Газ хуҗалыгында куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу турында мәсьәлә карап тикшерелде. Шул җәһәттән утырышка Горгаз һәм “Жилищник” ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
Административ комиссия утырышында чыгыш ясаган юстиция министры административ комиссияләрнең урыннарда тәртип урнаштыру эшендәге әһәмиятен билгеләп үтте. Ул ТР Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасында административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча документлар пакетын эшләү өлешендәге эше турында сөйләде. Аерым алганда, республикада административ комиссияләр системасын үзгәртеп кору концепциясе турында. Анда каралганча, административ комиссияләр дәүләт коллегиаль органнары буларак эш йөртәчәкләр, алар исә ТРның һәр муниципаль районы һәм шәһәр округы территориясендә төзеләчәкләр.
Аның чыгышында аерым игътибар административ комиссияләр эшенең нәтиҗәлелегендә ҖҮИ органнарының мәнфәгатьле булуын саклап калу мәсьәләсенә бирелде. Ул республика бюджетына һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле бюджетларына керә торган административ хокук бозулар өчен штраф суммаларын өлешчә яңадан бүлеп хәл ителә алыр иде.
Адмкомиссия утырышы эшендә халыкны райондагы социаль яклау бүлеге, Лениногорск шәһәренең халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре, предприятиеләр җитәкчеләре һәм ММЧ вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International