ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының эшче төркем утырышы

2008 елның 15 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А. Гомзик Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының эшче төркем утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булу нәтиҗәлелеге карап тикшерелде.
Утырышны Комитет рәисе Р.И. Вәлиев алып барды.
Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, Халык сәнгать кәсепләре буенча Татарстан Республикасы Сәнгать-эксперт советы вәкилләре катнашты.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге Татарстан Республикасы законнарын карап тикшерү кертелгән иде:
1) “Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында”;
2) “Сәнгать кәсепләре һәм кул эшләре турында”;
3) “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”;
4) “Мәдәният турында”.
Утырышта катнашучылар күрсәтелгән законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре белән чыктылар, аларның максаты – федераль законнарга кайбер каршы килүләрне бетерү, шулай ук аларны нәтиҗәле куллануга ярдәм итәчәк бер рәт закон нормаларын тәгаенләү.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тиешле Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү буенча тәкъдимнәр җибәрергә дигән карар кабул ителде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International