РФ Югары Суды мирас һәм хезмәт буенча эшләрне җәмәгать судьяларыннан алып район судларына бирергә тәкъдим итә

2008 елның 16 апреле, чәршәмбе
РФ Югары Суды “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” ФЗның 3 статьясына һәм РФ Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын әзерләде һәм Дәүләт Думасы каравына кертте.
Закон проектының авторлары аңлатуынча, үзгәрешләр кертү зарурлыгы 2002 елның 1 июлендә гамәгә кергән Административ хокук бозулар турында РФ кодексына элек аның җайга салу предметы булмаган хокук бозуланың яңа составлары кертелүгә бәйле. Бу чакта судьялар карап тикшерүенә тапшырылган административ хокук бозулар турында эшләр саны арткан. Суд яклавына хокукны кардиналь киңәйтү нәтиҗәсендә гомуми юрисдикциядәге судлар, шулай ук җәмәгать судьялары тарафыннан карап тикшерелә торган граждан һәм административ эшләр саны шктый арткан. Җәмәгать судьялары карап тикшерүенә кергән эшләр саны арту сәбәпле, 1 җәмәгать судьясына уртача айлык исәп йөкләмәсе дә шактый арткан.
Моңа бәйле, проектны эшләүчеләр граждан эшләрен судта карап тикшерүне яңадан бүләргә тәкъдим итәләр:
1. Хезмәт мөнәсәбәтләреннән килеп туган барлык эшләрне дә, шулай ук мирас буенча эшләрне район судларына бирергә. Эшләрнең күрсәтелгән категориясе, - дип аңлата РФ ЮС., - җәмәгать судьялары өчен дәлилләр җыю, әлеге эштә катнашырга җәлеп ителергә тиеш затлар даирәсен билгеләү, алар еш кына төбәктән читтә яшиләр, шулай ук кулланыла торган законнарның катлаулылыгы билгеле бер авырлыклар тудыра.
2. Ир белән хатын арасында бергә тупланган мөлкәтне бүлешү турында һәм дәгъваның хакыннан чгып мөлкәти бәхәсләр буенча эшләрне җәмәгать судьяларына бирүне киметү, дәгъваның хакы 100 мең сумнан артмаган эшләрне судта тикшерүне генә җәмәгать судьяларына бирүне күздә тотып.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International