Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары саны артты

2008 елның 16 апреле, чәршәмбе
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген булдыру күздә тоткан һәм аның тәртибен билгеләгән закон проектларын анализлап караганда, җәмәгать судьялары институтының асылы алар суд хакимиятенә ия вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе субъекты судьялары, бердәм суд системасының чикләнгән юрисдикциягә ия түбән звеносы булуда чагыла. Халыкка якын булган җәмәгать судьясы үзенең статусы һәм вәкаләтләре белән федераль судьядан әлләни аерылмавы бик мөһим.
Ел саен безнең республикада,  Россия Федерациясенең башка  субъектларындагы кебек үк җәмәгать судьяларына йөкләмәләр арту тенденциясе күзәтелә, бу җәмәгать юстициясе институтының халыкта сорау табуын һәм мөһим социаль вазыйфа башкаруын дәлилли.
“Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль закон җәмәгать судьялары үз эшчәнлекләрен суд учсатокларында башкаруын күздә тота. 2007 елның 1 гыйнварыннан суд участоклары суд районында халык саны исәбеннән бер участокта 15 меңнән 23 меңгә кадәр кешегә төзелә (элек сан нормасы 15 меңнән 30 меңгә кадәр кешегә булган). Халкы саны 15 мең кешедән кимрәк булган административ-территориаль берәмлекләрдә бер суд участогы төзелә. Ягъни суд участокларының зурлыклары анда яшәүчеләр саныннан чыгып исәпләнелә.
Татарстан Республикасында 168 җәмәгать судьясы эшли. Татарстан Республикасы законнары белән “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын булдыру турында” ТР Законына үзгәрешләр кертелде, алар республикада җәмәгать судьялары санын һәм, аларга туры китереп, суд участокларын 182 гә кадәр арттыруны күздә тота.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан суд участогында халык саныннан һәм җәмәгать судьялары йөкләнешеннән чыгып, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының тиешле җирле үзидарә органнары белән килештереп, Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләрендә суд участоклары чикләре расланган.
Җәмәгать судьялары санын арттыру республиканың җәмәгать судьялары йөкләнешен тигезләүгә мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, суд эшчәнлеген үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруны тәэмин итәчәк, шулай ук аның һәркем өчен алырылык булуын күтәрәчәк.
Җәмәгать юстициясе таләпләре элеккечә кала –суд эшләре буенча суд эшчәнлеген башкаруның законлы, һәркем алырлык, гади һәм тиз булуын тәэмин итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International