Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чаралар планлаштырылган.

Әлеге чара кысаларында республиканың муниципаль районнары территорияләрндә балалар хокукларын яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик нигезләре мәсьәләләре буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәрү, шулай ук түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затлар тарафыннан түләүсез юридик ярдәм алу планлаштырыла:

ятим балалар;

ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;

ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар;

ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар;

уллыкка алучылар;

инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре.

Балигъ булмаган балалар һәм аларның законлы вәкилләре үзләрен кызыксындырган сораулар буенча телдән һәм язма рәвештә консультация ярдәме ала алачаклар.

Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлекләрдә социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, мәгариф органнары, адвокатлар, нотариуслар, шулай ук социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашачак.

Чаралар расписаниесе, урыны һәм вакыты белән республика муниципаль районнарының рәсми сайтларында, шулай ук «2019 елның 20 ноябрендә муниципаль районнар территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыру графигы»нда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International