ТР Юстиция министрлыгында ҖҮИ өчен методик тәкъдимнәр макеты әзерләнә

2008 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларны төзүләре буенча методик тәкъдимнәрнең ТР Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан эшләнүе мәсьәләсе турында фикер алышынган эш киңәшмәсен үткәрде.
Сүз җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актлар төзүдә, теркәүгә алуда һәм кабул итүдә катнашучы вазыйфаи затлары өчен методик кулланма макетын төзү турында барды.
Киңәшмәдә катнашкан структур бүлекчәләр җитәкчеләре бу эшне башкару өчен тулы эш күләмен өлешләргә бүлделәр. Аерым алганда, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге муниципаль норматив хокукый актларның төрләре турында мәгълүмат әзерли, шулай ук норматив хокукый актлар төшенчәсенә билгеләмә һәм аңлатмалар бирә; закон проектлары белән эшләү бүлеге - муниципаль норматив хокукый актлар әзерләүнең юридик-техник кагыйдәләрен бәян итә һәм аларны рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирә. Әзер материалны ҖҮИ органнары белән багланышлар департаменты методик ярдәмлекне бастырып чыгару өчен аның макетын системалаштырачак.
Методик тәкъдимнәрнең макетын эшләү һәм аның турында фикер алышу буенча чираттагы киңәшмә апрель ахырында булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International