Әлмәттә ҖҮИ органнары вазыйфаи затлары белән күчмә семинар

2008 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Әлмәт шәһәрендә ТР Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Сарман муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары катнашында күчмә уку-укыту семинары булды. Укуларда югарыда күрсәтелгән районнардан 78 вәкил катнашты. Алардан тыш семинар укуларында райондагы юридик хезмәтләр, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы ҖҮИ органнарының вазыйфаи затларын укыту Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсендә каралган графикка туры китереп үткәрелә. Аны республика министрлыклары, шулай ук федераль башкарма хакимиятнең ТР буенча территориаль органнары вәкилләре кергән республика укыту төркеме республиканың муниципаль берәмлекләренә методик һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрә.
Семинар дәресләр мәсьәләләре турында фикер алышуда Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Семинар дәресләрен ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып барды.
Киләсе уку-укыту семинары расланган график буенча 2008 елның 23 апрелендә Азнакай шәһәрендә Баулы, Мөслим һәм Ютазы муниципаль районнары җирлекләренең вәкилләре катнашында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International