2019 елның 27 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин VI чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында Рөстәм Заһидуллин парламентарийларга түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын тәкъдим итте:
«Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр керү хакында». Закон проекты тарафыннан Хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган актларны җирле үзидарә органнары тарафыннан Регистрга кертү өчен юллау мәҗбүрилеген бетерү тәкъдим ителә.
Министрлык хезмәткәрләре актларны Регистрга мөстәкыйль рәвештә кертәчәкләр, бу җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең вакыт һәм хезмәт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта регистрга кертү өчен актлар Министрлык тарафыннан электрон документлар әйләнеше аша җибәрелә.
«Аерым закон актларына үзгәрешләр кертү трында» закон проекты республиканың Баулы, Югары Ослан, Саба районнары территорияләре чикләрендәге торак пунктлар исемәренең Географик атамаларның дәүләт каталогындагы атамалардан аермаларын бетерүгә багышланган. Рөстәм Заһидуллин закон проектларын эшләгән чакта тиешле районнарның һәм торак пуктлар халкының фикере дә исәпкә алынганлыгын әйтте. Министр шулай ук кабул ителгән закон проектлары республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәвен дә ассызыклап узды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча барлык закон проектлары да депутатлар тарафыннан хупландылар.