ТР Юстиция министрлыгының 2008 елның 1 кварталында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше турында

2008 елның 18 апреле, җомга
“Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль закон, Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләрен үтәүне тәэмин итү һәм гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алу конституциячел хокукларын саклау максатларында ТР Юстиция министрлыгында Министрлык җитәкчелеге тарафыннан шәхси сораулар белән халыкны кабул итү тәртибе регламентлаштырылды. Моннан тыш, расланган график нигезендә ай саен ТР район һәс шәһәрләренә чыгып, гражданнарны кабул итү алып барыла. Аерым алганда, быелның 1 кварталында Министрлык җитәкчелегенә шәхси кабул итүгә 104 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 46 кеше –күчмә кабул итүләр вакытында.
Хисап периодында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына гражданнардан 99 язма мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 31 мөрәҗәгать Интернет-кабул итү бүлмәсе аша. Барлык Интернет- мөрәҗәгатьләр, язма гаризалар кебе үк, законда билгеләнгән вакыт эчендә Минюст җитәкчелеге һәм белегечләре тарафыннан карап тикшерелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге законлылыкны тәэмин итү һәм тәртип саклауга кагыла 952 мөрәҗәгать). Нигездә болар суд карарларының үтәлмәвенә (алиментлар алу, зыянны түләтү) карата мөрәҗәгатьләр. Гражданнар шулай ук торак мәсьәләләре, социаль тәэмин итү һәм социаль яклау буенча мөрәҗәгать итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International