ТР Юстиция министрлыгында яңа закон проектын тикшерделәр

2008 елның 18 апреле, җомга
Бүген ТР Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә эшче төркем утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында” ТР законы проекты тикшерелде. Закон проектын ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе эшләгән. Закон проектына концептуаль күрсәтмәләрне ТР Икътисад министры урынбасары – Икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәге директоры А.Н.Кудрявцева ясады. Тикшерелә торган закон проекты буенча үз күрсәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен шулай ук ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе белдерделәр. Тәкъдимнәрне һәм күрсәтмәләрне тыңлап, фикер алышканнан соң эшче төркем әгъзалары әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, закон проекты турында фикер алышуга кабат әйләнеп кайтырга һәм, эшләнә торган закон проектының мөһимлеген исәпкә алып, аны ТР Прокуратурасына бәяләмә бирү өчен җибәрергә карар кылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International