ТР Юстиция министрлыгында шимбә өмәсе

2008 елның 19 апреле, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы традицион язгы шимбә өмәсендә катнашты. Төп максат – Министрлык бинасын май бәйрәмнәре алдыннан җыештыру. Кыш дәвамында җыелган чүп-чарны, былтырга яфракларны җыярга кирәк. Барлык территория дә җыештырылды: газоннарны казыдылар, бинаның фасадын юдылар, юллар, ишегалды, гараж тәртипкә китерелде. Бина эчендә тәрәзәләр ялтырап-елмаеп калдылар. Кыш көннәрендә җыелган тузан һәм пычрак юылды.
Җыештырырга Министрлыкның үзәк аппараты хезмәткәрләре генә түгел, ә җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре, ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының республикадагы барлык районнар һәм шәһәрләрендәге хезмәткәрләре дә чыккан иде. Традицион язгы шимбә өмәсе матур һәм күңелле хезмәт бәйрәменә әйләнә бара.
Юстиция министры М.М.Корманов барлык коллективка да үз шәһәр һәм районнары территориясен чистарту һәм уңайлы итү буенча шәһәркүләм чараларда катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International