2012 елның 31 октябрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы булды. Утырышның билгеләнгән көн тәртибенә ярашлы рәвештә "Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына балигь булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында" 2425-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проектына кагылышлы мәсьәлә каралды.
Закон проекты турында нотык белән Татарстан Републикасы юстиция министры Мидхәт Мәзгут улы Корманов чыгыш ясады.
Әлеге закон проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча жирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан эшләнгән, ''Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында" 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында төзелә торган балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлеге шартларын камилләштерүне, аларның балигъ булмаганнар тарафыннан, шулай ук балигъ булмаганнарга карата кылына торган хокук бозуларны булдырмый калу һәм профилактикалау буенча үткәрелә торган чараларының сыйфатын яхшыртуны күздә тота.
Аерым алганда, закон проекты кабул ителгәч, җирле үзидарә органнарында даими штат нигезендә эшләүче һәм балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча җаваплы секретарьләре һәм белгечләре функцияләрен башкаручы хезмәткәрләрнең саны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында" 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында” 2012 елның 24 сентябрендәге 798 номерлы карарында каралганча, арттырылачак. Закон проектында балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләрен жирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыруга җирле бюджетларга бирелә торган субвенцияләрнең гомуми күләмен билгеләү өчен нормативлар исәпләү методикасының яңа редакциясе раслана. Закон проекты республика парламенты тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте